Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2022, 10:00

Хөрмәтле Бәләбәй районы халкы!

Сезне изге һәм якты бәйрәм – Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Хөрмәтле Бәләбәй районы халкы!
Хөрмәтле Бәләбәй районы халкы!

Бу бәйрәм тормышыбызда аерым урын алып тора. Балачактан ук без бу көнне самими бер түземсезлек белән көтеп алабыз, аның могҗиза тудыруына, иң саф хыялларның тормышка ашуына ышанабыз. Без яңа 2022нче ел бусагасында басып торабыз. Ул нинди булыр, нәрсә китерер – күбесенчә үзебездән тора. Планнарда мөһим һәм җаваплы эшләр аз түгел. Ышанам ки, киләсе ел безнең барыбыз өчен дә алга таба үсеш, тотрыклылыкны һәм татулыкны саклап калу елы булачак.

Кадерле якташлар! Чын күңелдән сезгә хыялларыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек, муллык телим! Яңа ел якты башлангычлар, әһәмиятле вакыйгалар елы булсын, һәр йортка тынычлык, шатлык, бәхет һәм уңышлар алып килсен! Районыбызның чәчәк атуы һәр гаиләнең бәхетле һәм имин булуы белән бәйле. Яңа ел белән!

Азат Сәхәбиев,

БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: