Новости
1 Января 2022, 12:10

Прививка ясатмасаң эштән читләштерәчәкләр

Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Башкортстан Республикасы буенча идарәсе COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләү буенча предприятиеләрдә тикшерүләр башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Прививка ясатмасаң  эштән читләштерәчәкләрПрививка ясатмасаң  эштән читләштерәчәкләр
Прививка ясатмасаң эштән читләштерәчәкләр

Бу хакта Роспотребнадзорның Башкортстан буенча җитәкчесе Анна Казак 20 декабрьдә төбәк хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу атнада төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм 40 сәнәгать предприятиеләрен йөреп чыгу планлаштырыла. Объектларда тикшерүләр Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да дәвам итәчәк.

Рейдларның төп максаты – предприятиеләрдә прививкалардан баш тарткан яки медицина күрсәткечләре буенча азат ителгән хезмәткәрләр бармы-юкмы икәнен ачыклау, шулай ук коллективларда вакцинацияләнү 80 процентка ирешелгәнме икәнен белү. 2021 елның 21 декабрендә Роспотребнадзорның Бәләбәй, Әлшәй, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә районнары буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре ике объектны – “АММА”  җәмгыятен һәм Бәләбәй гуманитар-техник  колледжын тикшергәннәр. Әйтик, “АММА” җәмгыятендә 175 хезмәткәрдән 146 кеше вакцинацияләнгән (83,4 %), ә Бәләбәй гуманитар-техник колледжында 99 хезмәткәрдән 84 кеше (84,8%) вакцинацияләнгән.

Күзәтчелек органы вәкилләре мондый чараларның киләсе елда да үткәреләчәген билгеләп үтте. Әгәр предприятиедә (оешмада) вакцинацияләнгән кешеләр дәрәҗәсе 80%тан да кимрәк булса, юридик зат РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Бу очракта предприятие (оешма) 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып торырга мөмкин. Искәртеп узабыз, 2021 елның 18 декабреннән предприятие җитәкчеләре вакцинацияләнмәгән хезмәткәрләрне эштән читләштерергә хокуклы.

Аделия Черепахина.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас