Барлык яңалыклар
Новости
2 гыйнвар 2022, 17:25

Башкортстанда Кино фонды булдырыла

Республика Башлыгы Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрына Кино фондын булдыру өчен финанслауны күз уңында тотарга кушты.

Башкортстанда Кино фонды булдырыла
Башкортстанда Кино фонды булдырыла

«28 декабрь – Халыкара кино көне. Үткән атнада без кинематографистлар белән очраштык. Бүген башкорт киносы бар дип ышанычлы әйтә алабыз, ул бик кызыклы, чагу. Кабул ителгән мөһим карарларның берсе – Русия кинофонды кебек Кинофондын булдыру», – дип белдерде Радий Хәбиров республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, республика Башлыгының кинематографистлар белән очрашуында 2022 елдан башлап кинопроектларына ел саен 50шәр миллион сум акчаны күз уңында тоту турында карар кабул ителде.

«Башкортстан» киностудиясен ел саен заманча кинокорамаллар белән җиһазландыру, заманча кинотеатрлар булмаган 14 муниципалитетта 2023 елның азагынача яңартылган кинозаллар ачу планлаштырыла.

Уфада «Родина» кинотеатрының 70 еллыгына әзерлек башлана. 2023 елга ремонт эшләрен башкарып чыгу бурычы тора.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: