Киләчәктә безнең илдә үлем җәзасы кире кайтарылырга мөмкин. Конституция суды рәисе Валерий Зорькин “Конституционное правосудие: процедура и смысл” китабында шундыйрак тәкъдимгә урын калдырган. Аның аңлатуынча, Конституция суды карары Русиядә үлем җәзасын кире кайтару мөмкинлеген күз уңыннан җибәрми. Үтерү кебек зур җинаятьләр илдә әле һаман чәчәк ата. Мондый җинаятьләр булып торганда, иң югары җәза чарасын куллану мәсьәләсен тулысынча ябып булмый. Соңгы тапкыр бу чара 1996 елның сентябрендә кулланылган. Шуннан соң аңа мораторий кертелгән, чөнки Русиянең Европа Советына керүе өчен үлем җәзасын юкка чыгару шарт итеп куелган.