Новости
3 Января 2022, 05:55

Ана капиталына товарлар сатып алу исемлеге киңәйтелде

Шул хактагы карарга Русия Премьер-министры Михаил Мишустин имза куйган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ана капиталына товарлар сатып алу исемлеге киңәйтелдеАна капиталына товарлар сатып алу исемлеге киңәйтелде
Ана капиталына товарлар сатып алу исемлеге киңәйтелде

Хәзер ана капиталы акчасына ишетү һәм күрү сәләте начар балалар өчен үсеш алырга ярдәм һәм өйрәтә торган техник тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин булачак.

Сүз Брайль картиналары һәм колодалары, тактиль китап һәм юл, тавышны көчәйтү колакчыны һәм тавышны көчәйткеч, Брайль шрифты белән портатив компьютерлар, шулай ук сөйләм синтезаторы турында бара. Моннан тыш, ана капиталын өч һәм дүрт тәгәрмәчле велосипед, велотренажер, инвалид коляскасы өчен электр приставкасы, инсулин помпасы һәм өстәл өслегенең үзгәрүчән почмагы булган партага тотарга мөмкин булачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Югарыда санап үтелгән товарларны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү өчен, Пенсия фондының территориаль бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас