

Документны Русия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
«2021 елда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә яки шәһәр тибындагы бистә, яки 50 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәрләргә эшкә кайткан медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр компенсацион түләүләр өчен Русия хөкүмәтенең резерв фондыннан 90 102,5 мең сум күләмендә акча бүлеп бирергә. Бу түләүләрне 91 медицина хезмәткәре алырга тиеш», диелгән хәбәрдә.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.