

Алар хәзерге вакытта социаль яклау органнары, Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнә торган чаралар хисабына тулыланачак.
Социаль ярдәм чарасын рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, әмма алга таба русиялеләр электрон гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирә алачак.
Фондта билгеләп үтүләренчә, декабрь аенда кайбер категорияләр өчен индексация үткәрелде. Аерым алганда, бу – ноябрьдә 80 яше тулган кешеләр – аларның пенсиясе 12 088,96 сумга кадәр артты.
Индексация шулай ук 2021 елның августына кадәр эшләгән, ә соңыннан җәй ахырында эштән киткән гражданнарга да кагылачак.
Шулай ук пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза тапшырган кешеләрнең дә акчасы артачак. Өстәмә түләүләр автомат рәвештә исәпләнәчәк.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.