Аны рәсмиләштерү елына 15,6 мең сум акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Сенатор» Евразия Юридик Ассоциациясенең әйдәп баручы юристы Юрий Захаровка сылтама белән хәбәр итә.
«Русиялеләр түләгән хезмәтләр бәясенең 13 процентын янга калдыру хокукына ия булачак, әмма әлеге ихтыяҗлар өчен чыгымнар лимиты (анда шулай ук дәвалану, уку чыгымнары, иминият һәм пенсия взнослары да керә) елына 120 мең сумнан да артып китми. Шул рәвешле, күп дигәндә 15 600 сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкин», – дип искәртте эксперт.
Ул билгеләп үткәнчә, салым чигерүен 18 яше тулган, НДФЛ түләүче теләсә кем алу хокукына ия, шулай ук балигъ булмаган балаларның ата-аналарына да мондый мөмкинлек бирелә. Аны рәсмиләштерү өчен теге яки бу спорт хезмәтләре алу турында документлар, банк реквизитлары һәм салым чигерүе балага алынган очракта, туу турында таныклыкның күчермәсен тәкъдим итәргә кирәк. Шул ук вакытта, салым чигерүенең булачак хуҗасына спорт хезмәтләре күрсәтә торган оешманың төп эшчәнлек төре физкультура һәм спорт булырга тиеш.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.