Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2022, 17:35

«Сугыш балалары» өчен яхшы яңалык

«Сугыш балаларына» акчалата түләү арттырыла. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

«Сугыш балалары» өчен яхшы яңалык
«Сугыш балалары» өчен яхшы яңалык

Аның сүзләренчә, сугыш балалары темасы берничә ел тикшерелде. Сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар, ачлык-ялангачлык шушы төркемгә караган кешеләрнең язмышына төшкәнен аңладык.

«20 яшьлек егет сугыштан кайткан, аның «Батырлык өчен» яки «Варшаваны азат иткән өчен» медальләре бар, ә янында сугышта булмаган, ләкин аның барлык михнәтен татыган 18 яшьлек егет. Берсенә хөрмәт, төрле ярдәм күрсәтелә, ә икенчесенә бер нәрсә дә юк, ә бит ул гомере буена тир түккән, ач утырган, әти-әнисен югалткан. Дәүләтнең шушы таныклык белән аларның статусын тануы бик мөһим иде. Мондый карарны иртәрәк кабул итәргә кирәк булган, алар бик аз калып бара. Без яхшы һәм изге эш башкардык дип уйлыйм», – диде Радий Хәбиров.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

 Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: