-2 °С
Болытлы
Росстат мәгълүматлары буенча, ноябрьдә республикада 3 275 сабый дөньяга килгән, бу 2020 елның шушы ук чорына караганда 161 сабыйга күбрәк. Артым 5,2% тәшкил иткән. Артым буенча республика Волга буе төбәкләре арасында – өченче, илдә алтынчы урынны яулады.
Гомум алганда, 2021 елның гыйнварыннан ноябренә тиклем Башкортстанда 36 136 сабый туган, бу бер ел элеккегә караганда 3,7% азрак.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.