Новости
12 Января 2022, 05:25

Благовещен шәһәрендә яңа завод

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен шәһәренә эш сәфәре барышында яңа заводны ачу тантанасында катнашты.

title
Благовещен шәһәрендә яңа заводБлаговещен шәһәрендә яңа завод
Благовещен шәһәрендә яңа завод

Ул сәнәгать мәйданчыгын карады, продукция җитештерү процесы белән танышты, хезмәткәрләрнең эш шартлары һәм планнары белән кызыксынды. «КВАДРО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Вадим Лешков сөйләвенчә, 95 кеше эшкә алынган, аларның 80 проценты – Благовещеннан, ике дистәгә якын буш вакансия бар. Уртача эш хакы – 52 мең сум чамасы. Эшчеләрне эшкә йөртү, шулай ук дотациялы туклану оештырылган, медицина тикшерүе үткәрелеп тора. Яңа коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик хәлгә бәйле декабрь азагына 94 кеше прививка ясаткан. Производствоны ачу өчен инвестор заманча сәнәгать мәйданчыгы төзегән, биләмәне төзекләндергән. Башкарылган эшләрнең гомум күләме – 90% артык. Җитештерү  куәтен елына 24 192 тоннага җиткерү планлаштырыла. 2022 елда проект куәтенә чыгу күзаллана. Чараны ачу тантанасында республика җитәкчесе Радий Хәбиров ел башында яңа производстволар ачуның күркәм йола булуын  билгеләде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

 Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас