Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2022, 18:05

«Омикрон» Башкортстанга да килеп җитте

Башкортстанда «омикрон» штамын йоктыруның өч очрагы теркәлгән

«Омикрон» Башкортстанга да килеп җитте
«Омикрон» Башкортстанга да килеп җитте

Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә, коронавирусның яңа төре Уфа аэропортына килеп төшкән туристларда ачыкланган. Икесе – Танзаниядә, Ырынбурда яшәгән ханым туганнары белән Төркиядә ял иткән.«Омикрон» йоктырган чирлеләр хастаханәгә озатылган, аларның хәле канәгатьләнерлек.

Алар белән бәйләнештә булганнарның барсы да, шул исәптән рейс пассажирлары, пилотлар һәм гаилә әгъзалары изоляциядә утыра. Барсы да табиблар күзәтүендә.

Аларга көн саен коронавирус инфекциясенә тест үткәрелә.

Яңа «омикрон» штамы Русиянең 13 төбәгендә ачыкланган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

 Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: