Башкортстанда муниципаль балалар бакчасындагы урынга дәгъва иткән гаиләләр балаларын шәхси балалар бакчасына йөртергә мөмкин. Монда әти-әниләр гадәти балалар бакчасындагы кебек үк түли, калган өлешен бюджет кертә. Бу ничек эшли?
Муниципаль балалар бакчасында әлегә урыны булмаган ике айдан өч яшькә тиклемге балаларның әти-әнисе яки законлы вәкилләре компенсация, ягъни шәхси балалар бакчасы өчен сертификат алырга хокуклы.
Сертификатның күләме – бер балага аена 6000 сум. Дәүләт балалар бакчаларындагы кебек үк, әти-әниләр дә үз өлешен түли, Уфада исә көненә – 153 сум. Нәтиҗәдә әти-әниләр муниципаль балалар бакчасына караганда күбрәк түләми.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.