

Бүген, 17 гыйнварда, көндез бераз кар ява. Аерым районнарда буран, юлларда көрт, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы -9, -14 градус була.
Сишәмбе, 18 гыйнварда, бераз кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -14, -19, көндез -8,-13 градус.
Чәршәмбе, 19 гыйнварда, урыны белән бераз кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә -10, -15, аязганда -16, -21, көндез -6, -11 градус була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.