Новости
17 Января 2022, 07:25

Укучыларга – үз теләкләре белән

Башкортстан укучылары үз теләге белән коронавирустан вакцина ясатырга мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укучыларга –  үз теләкләре беләнУкучыларга –  үз теләкләре белән
Укучыларга – үз теләкләре белән

«Әлеге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы соравы буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясарга теләгән укучылар саны буенча мониторинг үткәрелә (әти-әниләрнең яки башка законлы вәкилнең язма гаризасы булган очракта), ләкин кабатлап әйтәбез: теләк буенча гына», – дип ачыклык кертте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева.

Министр урынбасары сүзләренчә, прививка ясатмаган балаларны беркем дә укудан читләштерми. Моның өчен бер нинди дә  нигез юк.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

 Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас