+1 °С
Болытлы
«Быел Затонда «Дулкын» паркын төзекләндерүне тәмамлыйбыз, Орджоникидзе районында Нефтехимиклар паркын, «Дим» мәдәният һәм ял паркына керәбез, җәй барыгызны да Сипайлово бистәсендәге «Кашкадан» паркына чакырам. Әлбәттә, кечкенә шәһәрләрне дә күз уңаеннан читтә калдырмыйбыз, анда да төзекләндерү буенча зур эш алып барыла», – дип билгеләде Радий Хәбиров.
«Гомум алганда, Уфаның 450 еллыгына башкаланы тәртипкә китерербез һәм 2024 елга ул сизелерлек үзгәрер», – диде Башкортстан Башлыгы.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.