Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2022, 12:55

Призлар уйнатылды, язылу дәвам итә!

Яңа ел алдыннан гәзит редакциясендә “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылучылар арасында күптән көтелгән бүләкләр уйнатылды.

Призлар уйнатылды, язылу дәвам итә!
Призлар уйнатылды, язылу дәвам итә!

“Языл һәм җиң” акциясендә районыбызда яшәүче 169 кеше катнашты. Алар “Бәләбәй хәбәрләре”нә еллык яки ярты еллык язылуга абонементлар җибәрделәр.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен редакциядә лототрон урнаштырылды, аның ярдәмендә бәхетле абонементлар сайлап алынды. 7 кеше призларга ия булды. Менә алар:

Сәлимгәрәева Л. К. (Бәләбәй шәһәре, Урман микрорайоны) лампа отты;

Силютина И. Ю. (Бәләбәй шәһәре, Интернациональ урамы) миксер отты;

Каһарманов Ш. (Бәләбәй шәһәре, Урман микрорайоны) тефлон ковриклары отты;

Тимербаева Ә. Ш. (Бәләбәй шәһәре, Матросов урамы) салат савыты отты;

Хөсәенов Н. Н. (Бәләбәй шәһәре, Урман урамы) камыр өчен коврик отты;

Шаймөхәмәтова Л. Р. (Бәләбәй районы, Баженово авылы) су шлангы отты;

Батталова (Бәләбәй шәһәре, Морозов урамы) чәйгүн отты.

Сезне призлар тапшыру өчен редакциядә көтәбез! Белешмәләр өчен телефон: 834786-3-25-44.

“Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенә бер елга язылган һәм бәйгегә үз абонементларының күчермәсен җибәргән язылучылар автомат рәвештә киләсе акциядә дә катнашачак.

Язылыгыз һәм җиңегез!

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: