Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2022, 17:15

100 сумлык яңа акча чыгачак

Яңартылган купюраны Русия банкы киләсе айларда ук күрсәтүе мөмкин.

100 сумлык яңа акча чыгачак
100 сумлык яңа акча чыгачак

Бу турыда Русия банкы рәисе урынбасары Михаил Алексеев хәбәр итте.

«Бик тиздән, киләсе айларда, бәлки атналарда ук шундый мөһим вакыйга булыр  дип уйлыйм, яңа акчаны матбугат конференциясендә күрсәтерләр», – дип Үзәк банк рәисе урынбасарының сүзләрен китерде ТАСС.

Моннан алда банкның 2025 елга тиклем берничә банкнотаны яңартырга җыенуы билгеле булды. 2022 елда яңартылган 100 сумлык купюраны әйләнешкә чыгару күзаллана.

100 сумнан тыш, биш номинал банкноталары яңартыла. Яңа 1000 һәм 5000 сумлык – 2023 елда, 500 сумлык – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар 2025 елда әйләнешкә чыга.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

 Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: