Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2022, 10:00

«Омикрон» балалар өчен аеруча хәвефле

Коронавирусның «омикрон» штамы ике яшьтән биш яшькәчә балалар өчен аеруча хәвефле.

«Омикрон» балалар өчен аеруча хәвефле
«Омикрон» балалар өчен аеруча хәвефле

Тап аларда хастаханәгә салуны таләп иткән бронхиолит күренешләре күзәтелә башлаган, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология гыйлми-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов.

«Хәзер балалар ешрак чирли, аеруча ике-биш яшьлек балалар өчен хәвефле. Авыру өске тын юлларын һәм бронхларны зарарлый. Тәүге тапкыр бронхиолит күренешләре күзәтелә башлады, бу очракта хастаханәгә салырга кирәк. Һәр өченче баланың эче китә», – дип Гореловның сүзләрен китерә ТАСС.

65 яшьтән өлкәннәр хәвеф төркеменә керә, дип билгеләде ул.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

 Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: