Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2022, 12:45

Студентлар көне белән!

25 гыйнвар Студентлар көне буларак билгеләп үтелә.

Студентлар көне белән!
Студентлар көне белән!

Әлеге көн Татьяна көне буларак билгеле. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана. Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?! Димәк, бу көн – төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.

Мин дә, форсаттан файдаланып, элекке һәм әлеге барлык студентларны, БДУда бергә укыган группадашларымны шушы бәйрәм белән кайнар котлыйм!

Бәхетле булыгыз!

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: