Башкортстанның иң аек авылы статусына дәгъвә итүчеләрнең күбесе – Баймак (89), Калтасы (75), Авыргазы (73), Дәүләкән (73), Стәрлетамак (67), Чишмә (75) районнарында.
Тәкъдим ителгән презентация материалларын өйрәнгәннән соң, 21 гыйнвардан 31енә тиклем һәр муниципаль районда аларны яклау оештырыла.
Хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, конкурс барышында кызыклы чаралар каралган, шул исәптән законнарны үзгәртү өстендә эш планлаштырыла.
Хәтерегезгә төшерәбез, конкурста катнашкан һәр авыл гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чаралар үткәрә.
«Аек авыл» конкурсы эмблемасы астында тематик акцияләр үткәрелә.
Җиңүчеләргә тапшырылган акчалата бүләк авылны үстерүгә тотыныла.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.