Новости
26 Января 2022, 05:20

Камилә Вәлиева Олимпиадага барачак

Ә Русия Президенты спортчыларга Пекиндагы ярышларда уңышлар теләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Камилә Вәлиева  Олимпиадага барачакКамилә Вәлиева  Олимпиадага барачак
Камилә Вәлиева Олимпиадага барачак

Фигуралы шуу буенча Русия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева Русиянең барлык олимпиадачылары исеменнән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.

15 яшьлек Казан кызы Пекинда узачак Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда фаворит һәм алтын медальгә ачыктан-ачык дәгъва кылучы булып тора.

«Бу минем өлкәннәр арасындагы беренче сезоным. Күп спортчыларның юл башы бик яшьли башлана, шуның өчен ярдәм кирәк. Безгә уеннарга әзерләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Иң югары нәтиҗәләрне күрсәтергә һәм мөмкин кадәр күбрәк медальләр яуларга тырышачакбыз. Әгәр сез үзегезнең киеренке графигыгызда вакыт таба алсагыз, Олимпиададан соң сезнең белән очрашуга бик өметләнәбез», – диде Вәлиева Владимир Путинга.

Русия Президенты олимпиадачыларга Пекиндагы булачак ярышларда уңышлар теләде. Ул шулай ук Русия спортчыларын Уеннар барышында ковидка каршы чараларны сакларга чакырды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас