

Русиянең Финанс министрлыгы аракыга, брендигә һәм коньякка минималь хакны арттырды, мәгълүмат порталында басылган тиешле боерык 10 көннән көченә керергә тиеш.
Контрафакт белән көрәшү өчен 2009 елдан алып алкогольгә минималь хак билгеләнә. Берничә ел инде хәмернең төрле категорияләренә минималь хак кертү мөмкинлеге дә карала.
Ә мин аракыга хак артуга тамчы да кайгырмыйм. Бәлки, эчкечеләр кимер.