Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2022, 17:05

Тракторларга “икенче гомер” бирәләр

“РемДизельСнаб” җәмгыяте территориясендә берничә куәтле К-700 һәм Т-150 тракторы тора. Алар барысы да күптәнтүгел “Бәләбәй” ТОСЭР резиденты булган предприятиенең җитештерү цехларында капиталь ремонт үткән.

Тракторларга “икенче гомер” бирәләр
Тракторларга “икенче гомер” бирәләр

– 2010 елдан без авыл хуҗалыгы техникасы узелларын һәм агрегатларын капиталь ремонтлаубелән генә шөгыльләндек, ә 2019 елда “Кировец” һәм Т-150 тракторларын җыюга күчтек, – дип сөйләде “РемДизельСнаб” җәмгыяте директоры Геннадий Кузнецов. – Бер техника берәмлеген комплектлауга 25-30 көн китә. Детальләрне безгә Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Ярославль, Белгород заводлары китерә.

 Агрегатларны ремонтлауга һәм тракторларны җыюга заказлар республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә килә. Бүген коллективта 12 кеше эшли. Монда белгечләр табалар, аларны эшкә әзерлиләр, укыталар. Яшь җитәкче – Башкорт аграр университетын тәмамлаган. Югары уку йортын укып чыккач, Бәләбәй РТПсында цех мастеры булып эшли. Аннары бизнес белән шөгыльләнә башлый, техника ремонтлау цехын ача. Тәҗрибә туплап, эшне киңәйтә, райпо бинасында җитештерү цехларын яңадан җиһазландыра. Предприятие директорының уң кулы – аның урынбасары Владимир Яковлев Самара аграр академиясен тәмамлаган. “РемДизельСнаб” җәмгыятендә, әйтергә кирәк, кадрлар агымы юк. Предприятие юлыккан бердән-бер проблема – авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм модернизацияләү заказларының үз вакытында түләмәве. Әмма ремонтчылар, аграр өлкәдә катлаулы вәзгыятьне яхшы аңлап, даими эшлекле партнерларга каршы барырга тырышалар.

Хәзерге вакытта предприятиедә биш җитештерү участогы бар: токарь-шлифоваль, гидравликаны ремонтлау, ягулык аппаратурасын ремонтлау, җыю, буяу цехлары, запас частьләр һәм детальләр склады. Моннан тыш, азык кабул итү өчен иркен җылы бүлмә, душ һәм бәдрәфләр бар. “Бәләбәй” ТОСЭР резиденты статусын алу “РемДизельСнаб” җәмгыяте алдында яңа офыклар ача.

Инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында биредә җитештерү куәтләрен киңәйтергә, яңа бина төзергә ниятлиләр, анда капиталь ремонт, авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү, яңа тракторлар җыю өчен заманча җайланмалар урнаштырылачак.

Римма Солтанова.

Елена Торгашова фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: