Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2022, 15:55

Әлегә тулысынча дистанцион укытуга күчерү күздә тотылмый

РФ мәгариф министры шулай дип белдерде.

Әлегә тулысынча дистанцион укытуга күчерү күздә тотылмый
Әлегә тулысынча дистанцион укытуга күчерү күздә тотылмый

Русиядә мәктәпләрне тулысынча дистанцион укытуга күчерү күздә тотылмый, әмма кирәк булса, төбәкләр әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итә алачак. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Русия 1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

«Мондый планнар юк. Әмма мәктәпләрдә инфекция йоктыручылар арта бара икән, әлеге төбәкләр үзләре тиешле карар кабул итә ала. Бу – аларның хокукы», – дип аңлатты министр «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында Павел Зарубинга биргән интервьюсында.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: