

«Российская газета» Express басмасы мәгълүматларына сылтанып хәбәр итүенчә, Британия галимнәре сүзләренчә, «омикрон» штамын яңадан йоктыру хәвефе «дельта» белән чагыштырганда 5,4 тапкырга югарырак.
COVID-19 белән авырганнарның саклану дәрәҗәсе нибары 19 процент кына булуын раслаган тикшерү нәтиҗәләре әзер. Сүз коронавирусның тап яңа варианты турында бара.
Шул ук вакытта Көньяк Африка табиблары организмның «омикрон» белән очрашканда барлыкка килгән антиисемнәре «дельта» вариантыннан да саклавын ачыклаган. Бу COVID-19дан соң формалашкан иммунитеттан дүрт тапкырга көчлерәк.
Басма Америка галимнәренең фикерен дә җиткерә. «Омикрон» белән авырганнар супериммунитетка ия булырга мөмкин, дип исәпли алар. Моның өчен прививка эшләтергә кирәк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.