-2 °С
Болытлы
«Нур» театрында 6 февральгә тиклем спектакльләр булмый. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле, шундый карар кабул ителде, чөнки актерларның күбесе чирли, – диде «Башинформ» агентлыгына театрның матбугат сәркәтибе Гөлшат Сафина. — Тамашачылар сатып алган билетларын кире кайтара яки яңадан шушы спектакльгә яки алдан залда урыннар булу-булмавын ачыклап, икенче спектакльгә килә ала».
Республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, башка театрлар һәм мәдәният оешмалары гадәти режимда эшли.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.