Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2022, 12:05

Башкортстанда 710 бала коронавирустан прививка ясатты

1 февральгә мәгълүматларга ярашлы, Башкортстанда 710 балага коронавируска каршы прививка ясалган, дип хәбәр итте Республикага идарә итү үзәге.

Башкортстанда 710 бала коронавирустан прививка ясатты
Башкортстанда 710 бала коронавирустан прививка ясатты

Хәтерегезгә төшерәбез, үткән атнада республикага 12-17 яшьлекләргә коронавирустан прививка эшләү өчен «Спутник М» вакцинасының берене партиясе (2880 доза) китерелде.

«Спутник М» – «Спутник V» препаратының биш тапкырга җиңеләйтелгән варианты, шулай ук ике компонентлы вакцина булып тора.

Прививканы республиканың балалар поликлиникаларында ясатырга мөмкин. Медицина учреждениеләре иртәнге 7нче яртыдан кичке 8гә тиклем эшли.

Балаларга вакцина теләк буенча ясала. Шул ук вакытта 15 яше тулмаган балага әти-әниләрнең ризалыгы мотлак шарт булып тора.

Үсмерләргә вакцина ясау турында тулырак мәгълүмат ЦУР белгечләре әзерләгән карточкаларда.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: