

Гәзит-журналларга әлеге хаклар белән 31 мартка тиклем язылырга була.
«Акциядә 1400дән артык басма, шул исәптән балалар, ялтыравыклы, күңел ачу, һөнәри һәм башка басмалар катнаша. Шулай ук Башкортстанда нәшер ителгән 140тан артык республика, район һәм шәһәр гәзит-журналлары», – диде республиканың Федераль почта элемтәсе идарәлегенең матбугат сәркәтибе Борис Слуцкий.
Басма киң мәгълүмат чараларына республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында һәм Русия почтасының мобиль кушымтасында язылырга була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.