Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2022, 11:20

Республикада МРОТ күләме 16 330 сумга җитте

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән яңалыклар – социаль ярдәм чараларын күрсәтү җәһәтеннән үзгәрешләр, минималь эш хакы күләме һәм яшәү минимумы турында сөйләде.

Республикада МРОТ күләме  16 330 сумга җитте
Республикада МРОТ күләме 16 330 сумга җитте

«1 гыйнвардан федераль законга ярашлы минималь эш хакы күләме 8,6 процентка артып, 13 890 сум тәшкил итте. Моны Урал коэффициентына кабатлагач, билгеле бер сумма килеп чыга. Әмма безнең республикада эш бирүчеләр һәм профсоюзлар белән федераль МРОТ белән чагыштырганда зурырак күләм  – 14 200 сум турында сөйләшеп килештек. Шунысы мөһим: 1 гыйнвардан республикада, минималь эш хакы турында килешүгә ярашлы, аның күләме – 16 330 сум тәшкил итә», – диде министр.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: