Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2022, 15:10

Бүләкләр хуҗаларын көтә!

Яңа ел алдыннан гәзит редакциясендә “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылучылар арасында күптән көтелгән бүләкләр уйнатылды.

Бүләкләр хуҗаларын көтә!
Бүләкләр хуҗаларын көтә!

“Языл һәм җиң” акциясендә районыбызда яшәүче 169 кеше катнашты. Алар “Бәләбәй хәбәрләре”нә еллык яки ярты еллык язылуга абонементлар җибәрделәр.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен редакциядә лототрон урнаштырылды, аның ярдәмендә бәхетле абонементлар сайлап алынды. 7 кеше призларга ия булды.

Бүгене көнгә кадәр бар кеше дә бүләкләрен килеп алмадылар. Менә алар:

Силютина И. Ю. (Бәләбәй шәһәре, Интернациональ урамы) миксер;

Тимербаева Ә. Ш. (Бәләбәй шәһәре, Матросов урамы) салат савыты;

Хөсәенов Н. Н. (Бәләбәй шәһәре, Урман урамы) камыр өчен коврик;

Шаймөхәмәтова Л. Р. (Бәләбәй районы, Баженово авылы) су шлангы.

Сезне призлар тапшыру өчен редакциядә көтәбез! Белешмәләр өчен телефон: 834786-3-25-44.

Язылыгыз һәм җиңегез!

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: