

«Русиядә ВА.3 линиясе ачыкланмаган, ВА.2 линиясенә караган күпчелек очраклар Мәскәүдә, Марий Эл Республикасында, Ростов өлкәсендә һәм Башкортстан Республикасында теркәлгән», – диде ул.
Анна Попова әйтүенчә, берничә илдәге мәгълүматлар бу төрнең тагы да ныграк йогышлы булуы хакында сөйли.
Вакцинация чирдән саклануның иң ышанычлы ысулы булып кала. Русиянең Сәләмәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, ковид белән чирлеләр арасында вакцина ясатканнар дүрт проценттан артмый, авыр очраклар бик аз, стационардагы пациентларның күбесенең прививкасы юк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.