

Югары уку йорты җитәкчелеге студентлар һәм укытучылар арасында ОРВИ, яңа коронавирус инфекциясенең таралуын искәртү өчен шундый карар кабул итте. Дистанцион укыту 23 февральгә кадәр кертелде, дип хәбәр ителә югары уку йортының сайтында.
Тиешле боерыкка БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов кул куйган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.