Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2022, 10:05

Җиңүчеләргә күпме түләячәкләр?

2022 елгы Олимпиадада призлы урын алган спортчылар өчен акча күләме билгеле булды.

Җиңүчеләргә күпме түләячәкләр?
Җиңүчеләргә күпме түләячәкләр?

Русия Федерациясе хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, Пекинда Олимпиада һәм Паралимпиада атлетына алтын медаль өчен 4 миллион сум бирелә, көмеш медальгә – 2,5 миллион сум, бронзага – 1,7 миллион сум.

Башкортстаннан Олимпия һәм Паралимпия уеннары җиңүчеләре, призерлары 2 миллион, 1,5 миллион һәм 1 миллион сум белән бүләкләнә.

Хәтерегезгә төшерәбез, кышкы Олимпиада 4 февральдә башланды. Башкортстан Республикасыннан 14 спортчы чыгыш ясый.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.

Автор:
Читайте нас: