Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2022, 17:48

Рәми Гариповның «Туган тел»е Башкортстан халыкларының төрле телләрендә яңгыраячак

БСТ телеканалы Башкортстан халыклары телләрендә видеороликлар җыелмасы әзерли. Республикада яшәүче төрле милләтләр вәкилләре Рәми Гариповның «Туган тел» шигырен укый.

Рәми Гариповның «Туган тел»е Башкортстан халыкларының төрле телләрендә яңгыраячак
Рәми Гариповның «Туган тел»е Башкортстан халыкларының төрле телләрендә яңгыраячак

Проект Башкортстанның халык шагыйренең 90 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышлана.
– Тиздән БСТ каналында «Туган тел» шигыренең төрле телләрдә ничек яңгыравын ишетерсез. Өстәвенә төрле халыклар вәкилләре студиягә милли киемнәрдә килгән. Тамашачылар төрле телне ишетә генә түгел, шуңа ярашлы милли киемнәрне дә күрәчәк. Безнең проект – халыклар дуслыгы проекты, бу әдәби түгел, ә дөньяда булган барлык телләргә һәм мәдәниятләргә ихтирам күрсәтү. Без БР Халыклары Ассамблеясеннән, БР Халыклар дуслыгы йортыннан, БДУ һәм М. Акмулла исемендәге БДПУдан дусларыбызга һәм фикердәшләребезгә ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез, – дип сөйли проект җитәкчесе Наил Юнысов.
Әйткәндәй, Башкорт Википедиясендә юбилейлы, 50 меңенче мәкалә тап шушы шигырьгә багышланган. Башкортча мәкаләне Украина википедиачысы Виктор Семенюк язган.
«Туган тел» шигыренең рус, белорус, украин һәм саха телләренә тәрҗемәче бар. Бу исемлек тулыланды – хәзер ул кыргыз, төрекмән, казак, удмурт, мари һәм башка телләрдә яңгырый.
Тәрҗемәләрне профессиональ тәрҗемәчеләр дә, һәвәскәрләр дә эшләгән. Күпләре шигырьне үзләре укый да.
– Безнең өчен бу мөһим проект. Төрле халыклар вәкилләре Рәми Гариповның шигырен үз телләренә үзләре тәрҗемә иткән, илнең төрле төбәкләреннән экспертлар белән киңәшләшкән. Тәрҗемәләр төрле, сүзмә-сүзләре дә бар, ирекле стильдә тәрҗемә ителгәннәре дә, әмма мәгънәсе бер – һәр халыкның, барлык кешелекнең иң мөһим кыйммәте – туган тел, – дип хәбәр иттеләр БР Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре.
– Бу бик зур эш булды. Гаҗәп, төрле халыклар вәкилләре Рәми Гариповның шигырен үзләренеке итеп кабул итә, ул бүген дә көнүзәк, барыбыз өчен дә, – дип саный проект режиссеры Светлана Громова.
Оештыручылар проектны киңәйтергә ниятли. БР Языучылар берлеге әгъзасы Лариса Абдуллина әйтүенчә, «Туган тел» шигырен төрле телләргә тәрҗемәләү – шәп идея, Рәми Гариповның 90 еллыгы елында ул тагы да күләмлерәк булырга тиеш.
– «Туган тел» – Шагыйрьнең карашын чагылдырган шигыре, аның гражданлык позициясе, халкына булган яратуы. Шушы шигыре белән танулы ул, шуның белән бөек. Бөтендөнья башкортлары Корылтае комиссиясе Русия халыкларының мәдәни мирасы, Башкортстанда башкорт мәдәнияте елында Рәми Гариповның «Туан тел» шигырен дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләүне оештырырга һәм «Туган тел» (Родной язык) җыентыгын булдырырга карар итте. Безнең фикердәшләребез бар, шулай ук күп тәрҗемәче шагыйрьләр проектта катнашырга теләк белдерә, – дип хәбәр итте Лариса Абдуллина.
Шигырьнең тәрҗемәләре БСТ телеканалы аккаунтларында социаль челтәрләрдә урнаштырылган. БСТ кушылырга чакыра: «Дуслар, әйдәгез бергәләп бөек Рәми Гариповны искә алыйк, туган телләребезнең киләчәге хакында уйланыйк.  Без үзебезнең  күп милләтле илебезне яратабыз, безнең кабатланмас, бөек телләребез белән горурланабыз. Ә сез? – диелә мөрәҗәгатьтә.
Флешмобта барлык теләгәннәр катнаша ала, шушы хештеглар тәкъдим ителә: #МинеңРәми90 #РоднойЯзык2022

Автор:
Читайте нас: