

Аның сүзләренчә, моңа тиклем ике күрше республиканың башкалалары арасында мондый поезд йөргән, ләкин бәйләнеш туктатылган.
«Бу башкорт һәм татар халкының милли бизәкләре төшерелгән бик кызыклы поезд булмакчы. Русия тимер юлларындагы коллегаларыбызга зур рәхмәт», – диде Радий Хәбиров.
Хәтерегезгә төшерәбез, 31 гыйнварда тимер юл транспортын үстерүгә арналган киңәшмәдә Куйбышев тимер юлы начальнигы Вячеслав Дмитриев шушы проектның эшли башлавы турында хәбәр иткән иде.
«Юлга 15 сәгать чамасы вакыт китә. Артабангы максат – юлдагы вакытны 12 сәгатькә калдыру. Моңа тиклем ике республика арасындагы тимер юл бәйләнеше 21 сәгать дәвам иткән, халык йөрмәгәч, ябылган. Бу поездны «тәгәрмәчле кунакханә» дип әйтергә мөмкин. Поезд Уфадан кич көне кузгала, иртәнчәк Казанда була», – дип билгеләде Куйбышев тимер юлы начальнигы.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.