

Үткән атнада яңа төзелгән йортларга ипотека буенча ставка 0,57 процентка – 10,44% тиклем артты. Бер атна элек яңа фатирга ипотеканы уртача 9,87% белән алырга мөмкин иде. Икенчел базардагы фатирга кредитлар да 0,69 процент пунктына –10,56% тиклем кыйммәтләнде. Хәзер кредитны уртача 10,55% белән рефинансларга мөмкин (бер атнада +0,25 п.п).
«Альфа-банк», «Райффайзенбанк», Саклык банкы, «ЮниКредит Банк», «ДОМ.РФ», «Санкт-Петербург», «Уралсиб» банклары ставканы күтәрде.
Дәүләт ярдәме белән ипотека буенча уртача ставка үзгәрешсез калды – 5,88%, ә гаилә ипотекасы буенча 0,01 процент пунктына – 4,74% артты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.