Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2022, 16:30

Буран чыгуы көтелә

11 февраль республикада кар явуы, урыны белән буран чыгуы, тизлеге секундына 18 метрга җитүе көтелә.

Буран чыгуы көтелә
Буран чыгуы көтелә

«Юлларда кар сырынтылары, бозлавык. Көндез атмосфера күренешләре көчсезләнә.

Ял көннәрендә күпчелек районнарда бераз кар ява. Республиканың көньягында һава шартларының бозылуы – кар явуы, юлларга урыны белән көрт салуы көтелә», – дип хәбәр итте Башгидрометүзәк синоптиклары.

Температура төнлә -8,-13, аязганда -15,-20, көндез -3,-8, урыны белән -13 градус була.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: