Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2022, 11:10

Радий Хәбиров Семен Елистратовны котлады

Уфа шорт-трекчысы Семен Елистратов Пекиндагы Олимпия уеннарында 1500 метр дистанциядә бронза медаль яулады. Ул Русиянең җыелма командасына унберенче медаль китерде.

Радий Хәбиров Семен Елистратовны котлады
Радий Хәбиров Семен Елистратовны котлады

«Безнең Семен Елистратов Пекинда шорт-трек буенча 1500 метр дистанциядә бронза алды! Семенны, барсын да котлыйм!» – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Алтын наградага – Көньяк Кореядан Хван Дэ Хон, көмеш медальгә Канададан Стивен Дюбуа лаек булды.

Семен Елистратов – 2014 елда эстафетада олимпия чемпионы, 2018 елгы Олимпия уеннарында бронза призёр, 2015 елда дөнья чемпионы, дөнья чемпионатларында ике тапкыр көмеш призёр, дөнья чемпионатларында биш тапкыр бронза призёр; күп тапкыр Европа чемпионы; 1000 метрлык дистанциядә Дөнья кубогын яулады. Бу исә Семённың карьерасында дүртенче Олимпиада.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: