Новости
12 Февраля 2022, 12:00

Без алдынгылар исәбендә

Уфада торакны сафка кертү буенча абсолют рекорд теркәлде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Без алдынгылар исәбендәБез алдынгылар исәбендә
Без алдынгылар исәбендә

2021 елда Уфада торакны сафка кертү буенча рекорд күрсәткечкә өлгәшелде (1 миллион 262 мең квадрат метр), шуның 918 мең квадрат метры – яңа фатирлар. Бу исә шәһәр тарихында, шул исәптән совет чорында торак төзелеше өлкәсендә иң югары күрсәткеч.

2021 елның икенче яртыеллыгында төзүчеләрнең социаль җаваплылыгын арттыру буенча кызу эш башланды. Нәтиҗәдә 400 миллион сумга якын суммага аларның социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуы турында тәкъдимнәр белән инвестиция килешүләре төзелде.

Алданган өлешчеләр мәсьәләсе муниципалитет контролендә. Бүген Уфада 32 йорт «проблемалы йорт» категориясендә исәпләнә (Дом.рф сайтында Бердәм проблемалы объектлар реестрында тора).

2021 елда Уфа шәһәрендә гомум мәйданы 35 мең квадрат метрлык алты проблемалы йорт файдалануга тапшырылган, 411 алданган өлешченең хокуклары тергезелгән. Әле «Дим-9» һәм «Менделеев» торак комплексларындагы йортларның өлешчеләре белән мәсьәләләр хәл ителә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас