Новости
12 Февраля 2022, 05:00

Эльмира Шәехова матурлык конкурсында Башкортстан исеменнән чыгыш ясый

12-15 февральдә Мәскәүдә GLOBAL MODEL OF THE WORLD - 2022 Халыкара матурлык конкурсы үткәрелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Эльмира Шәехова матурлык конкурсында Башкортстан исеменнән чыгыш ясыйЭльмира Шәехова матурлык конкурсында Башкортстан исеменнән чыгыш ясый
Эльмира Шәехова матурлык конкурсында Башкортстан исеменнән чыгыш ясый

Конкурста 30 кыз катнаша, аларны Һиндстан, Болгария, Төркия, Румыния һәм башка илләрдән халыкара жюри бәяли.

Башкортстан Республикасыннан Эльмира Шәехова чыгыш ясый. Аңа 22 яшь, «МИСС РБ-2018», «Волга буе энҗеләре-2019», «Уфа сылуы-2017» конкурслары җиңүчесе, Кытайда Miss Tourism Global-2018 халыкара гүзәллек конкурсы призёры.

Конкурста кызларны эшлекле программа, Мәскәү буйлап экскурсия, Останкинога экскурсия, экологик акция, фотосессияләр, репетицияләр, осталык дәресләре көтә.

Финалда милли киемдә дефиле, су керү киемендә чыгу, кичке күлмәктә дефиле кебек конкурслар, шулай ук үзең белән таныштыру этабы була.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас