Новости
14 Февраля 2022, 12:35

Агыйдел аша дугалы күпер 1 марттан ябыла

14 февральдән Агыйдел елгасы аша куелган яңа күпернең дүрт полосасы да ачылачак. Чөнки 1 марттан аның күршесе – 1956нчы елда төзелгән күпер капиталь ремонтка ябыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Агыйдел аша дугалы күпер 1 марттан ябылаАгыйдел аша дугалы күпер 1 марттан ябыла
Агыйдел аша дугалы күпер 1 марттан ябыла

Әле бу полосалар буйлап хәрәкәт итүне күрсәтүче юл билгеләре урнаштырылган. Иске разметканы җуйганнар. Ә яңасын һава торышы яхшыргач сызачаклар.

Моннан тыш, Салават Юлаев проспектыннан дугалы күпергә төшү юлы ябылган: монда бетон блоклар һәм тиешле юл билгеләре куелган. Бу водительләр алдан ук яңа юл схемасына өйрәнә башласын өчен эшләнгән.

Дугалы күпер 1 марттан ремонтка ябылгач, 1991 елда төзелгән күпер аша йөрү схемасы да үзгәрәчәк. Шулай итеп, ике күпердә барлыгы 10 полоса ачык булачак.

Автор:
Читайте нас