Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2022, 11:00

Биатлончы Эдуард Латыйпов «бронза» яулады

13 февральдә Пекиндагы Олимпия уеннарында Башкортстан спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча 12,5 чакрымга эзәрлекләү ярышында бронза медаль яулады.

Биатлончы Эдуард Латыйпов «бронза» яулады
Биатлончы Эдуард Латыйпов «бронза» яулады

«Бу бик авыр узыш булды!», – дип билгеләделәр Олимпия комитетында.

Ярышта Максим Цветков, Эдуард Латыйпов, Даниил Серохвостов һәм Александр Логинов катнашты.

«Гаиләмә, туганнарыма һәм якыннарыма, илебезгә рәхмәт, – диде Эдуард Латыйпов ярыштан соң. – Бүген һава торышы катмарлы булса да, мин тырыштым!».

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: