Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров Мәүлиевка башкарган эше, Нефтекаманың башка муниципалитетлар арасында лидерлык позициясе өчен рәхмәт әйтте.
«Мин Ратмир Мәүлиевка Уфа хакимиятенә җитәкче булырга тәкъдим иттем, әмма монда башкала Советының карары кирәк. Бүген кичке сәгать 5тә шәһәр Советы утырышы була, анда Уфа хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп билгеләү турында карар карала. Районда эшләп, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән кеше артабан үрләргә, югарырак, җаваплырак вазыйфалар биләргә тиеш. Безнең бурыч – һәр кешенең, идарә итү командасы әгъзасының яхшы якларын күреп, аларны дөрес файдалану», – дип йомгак ясады Радий Хәбиров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Олег Яровиков фотосы.