Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль 2022, 12:30

Безне өстәмә ял көннәре көтә

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы якынлашып килгән ял һәм бәйрәм көннәре турында искә төшерде.

Безне өстәмә ял көннәре  көтә
Безне өстәмә ял көннәре көтә

23 февраль һәм 8 март ял көннәре булып тора. Әмма быел алар эш көннәренә, чәршәмбегә һәм сишәмбегә туры килә.

«Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясына ярашлы, биш көнлек эш атнасында 23 февраль һәм 6,7,8 март ял көннәре булып тора. 22 февральдә шул ук вакытта эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Шимбә, 5 март та, кыска эш көне була», – дип белдерделәр министрлыкта.

Бу көннәрдә түләүле ялда булганнар өчен 23 февраль дә, 8 март та календарь көннәр исәбенә кертелми.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: