«Конкурс дипломантлары исәбенә «Уфа урман-техника техникумы» уку-тәҗрибә хуҗалыгының лимоннары да керде. «Русиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенрусия конкурсының рәсми каталогында «Азык-төлек товарлары» номинациясендә Башкортстан лимоннары хакында мәгълүмат бар. Иң яхшылар исәбендә булу – зур җаваплылык. Артабан да республикабыз, Русия халкын үзебез җитештергән продукция белән куандырырга тырышырбыз», – дип сөйләде «Лимонарий» уку-тәҗрибә хуҗалыгы мөдире Фәридә Садыйкова.
Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2021 елда республиканың 43 предприятиесе конкурсның төбәк этабы финалчылары булды. Чарада катнашучылар 60 төр продукция, шулай ук 11 төр хезмәт күрсәтте.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.