

«Пенсия күләме, канунияттә каралган төрле механизмнарны кулланып, 2022 елның 1 гыйнварыннан 8,6 процентка арта», – дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.
Шулай ук документта 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның план чорына бюджетта хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларга тиңләштерелгәннәрнең акчалата тәэминәте дүрт процентка арттырыла дип билгеләнгән.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин эшләмәгән пенсионерларның пенсиясе дә шулай ук индексацияләнүен әйтте.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.