

Дөньяда 6000гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. 1999 елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе әгъзалары булган илләр һәм БМО тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.