Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2022, 12:30

Уртача хезмәт хакы билгеле булды

Башкортстанда уртача айлык эш хакы үткән елның ноябрендә 42 233 сумга җиткән. Бу 2020 елның ноябренә караганда 10,3 процентка күбрәк, дип хәбәр итте республика статистиклары.

Уртача хезмәт хакы билгеле булды
Уртача хезмәт хакы билгеле булды

Гомум алганда, үткән елның 11 аенда уртача эш хакы 40 628 сум булган, 2020 елның гыйнвар-ноябре белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк.

Республикада 2021 елның ноябрендә реаль исәпләнгән эш хакы 2020 елның ноябренә караганда 1,7 процентка арткан. 2020 елның гыйнвар-ноябрендә – 2020 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,2 процентка.

«Реаль эш хакы индексы кулланучылар товарларына һәм хезмәтләренә хакларның үзгәрүенә бәйле эш хакының сатып алу сәләте үзгәрүен билгеләү өчен исәпләнә. Номиналь эш хакы индексын куллану хаклары индексына бүлү юлы белән исәпләп чыгарыла», – дип белдерделәр Башстатта.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: