Оператив киңәшмәдә Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары Галина Пермина шушы турыда белдерде. Ведомство мәгълүматы буенча, 22 февральгә республикада 199 169 чир йоктыру очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 4302 яңа очрак өстәлгән.
«Уфада 74 137 коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. 100 мең халыкка авыру күрсәткече – 6552,7, соңгы тәүлектә 1889 очракка арткан», – дип билгеләде Галина Пермина.
Икенче атна инде кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыруларның кимүе күзәтелә – күрсәткечләр 34% кимегән, дип хәбәр итте ул. Галина Пермина сүзләренчә, дәваханәдән тыш пневмония очраклары да 17 процентка азайган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.